22 май көнне Михайловка урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау"га багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәм бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды. Бу хакта чыгарылыш сыйныф укучыларының, ата-аналарның, укытучыларның елмаюлары гына түгел, аларның шатлык һәм бәхет яшьләре белән тулган күзләре дә дәлилләде…
Һәр кеше тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел - мәктәпне тәмамлау. Күңелле, кайгыртучан балачак тәмамланды, алда - өлкәннәр, мөстәкыйль тормыш, дулкынлану, чаң кагулар, шатлык-куанычлар белән тәмамланды. Беренче адымны тиздән башкарырга кирәк, чөнки балаларның җитди вакыты – имтиханнар башлана.