Начар метеорологик күренешләр
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшенле, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, көндез урыны белән бозлавык көтелә (Казанда – төнлә).
2021 елның 24 маена
2021 елның 23 май 18 сәгатьтән 24 май 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, көндез урыны белән яңгыр.
Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с тизлектә, урыны белән 15-20 м / с кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +18..+23˚.
Көндез максималь һава температурасы +26..+31˚.