Кадерле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар! Бүген сезнең өчен дә,безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.
Бүген районыбызның 20 мәктәбендә һәм аларның филиалларында соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтә. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Быел район мәктәпләренең 11 нче сыйныфларын 63, 9 нчы сыйныфларын 193 укучы тәмамлый.
Кадерле балалар! Беренче тапкыр мәктәп формасы киеп, кулга синеке генә иң матуры тоелган дәфтәр, каләмнәр салып, күтәрә алганча зур һәм янып торган чәчәк букеты тотып, каушабрак кына атлап мәктәпкә килгәнегез әле бүгенгедәй хәтерегездәдер. Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Һәм ул мизгел үтеп тә киткән. Балачак артта калды... Дулкынландыргыч та, шатлыклы да, уйландыра торган да көн бу! Соңгы кыңгырау мәктәп белән хушлашучы барлык чыгарылыш класс укучыларын бәхетле язмышлар үренә чакырсын. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән юнәлештә белемнәр алып, кирәкле һөнәр сайлап, гомер юлларын адашмыйча үтегез.Тормышның кояшлы ягыннан атлап, Мөслимнең данын ишәйтеп, туган якның горурлыгы булып җитешегез. Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Шулай ук сезгә үсәргә ярдәм иткән, ихластан сезнең хакта кайгырткан, белем биргән, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан, җиңәргә өйрәткән укытучыларыгызга һәм ата-аналарыгызга гомер буе рәхмәтле булырсыз дип ышанабыз. Алдыгызга зур максатлар куегыз, һәрвакыт яхшылыкка омтылыгыз, һәм, һичшиксез, үз дигәнегезгә ирешерсез.
Барыгызны да шушы зур бәйрәм белән Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән чын йөрәктән котлыйм!
Мөслим муниципаль районы башлагы, район Советы рəисе Рамил Муллин.