19 майда Пионерия көне билгеләп үтелә. Быел пионерлар оешмасы 99 еллыгын билгеләп үтә. Бу бай тарихлы, матур традицияләргә бай бәйрәм. Мөслим туган якны өйрәнү музеенда "19 май-Пионерия көне" дип исемләнгән музей дәресе узды, анда зурлар төркеме балалары катнашты. Балалар пионер оешмасының барлыкка килү тарихы, пионерия атрибутлары, учак рәсеме һәм Кызыл галстут белән таныштылар.