Утырыш район башлыгы Рамил Муллин чыгышы белән ачылды. Мәртәбәле кунакларны һәм делегация вәкилләрен сәламләнде. Утырышта катнашучыларның докладлары һәм тематик хәбәрләре, секцияләр җитәкчеләренең чыгышлары тынлап кителде. Йомгаклау документлары кабул ителде. Туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларын, укытучыларны һәм музей хезмәткәрләрен бүләкләү концерт программасы белән төрелеп барды. Конференциянең беренче этабы тәмамлынды. Районыбыз кунакларлары онытылмас кичерешләр, яңа тәҗрибәләр туплап Туймазы районынына юл тоттылар.
Конференциянең икенче этабы 21-22 май көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы район үзәгендә һәм Төмәнәк авылында узачак. Темасы «Тарихи үсештә Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Ык буе табигый-географик һәм тарихи-мәдәни зонадагы авыл җирлекләрендә этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: төп юнәлешләр, мәсьәләләр, бурычлар һәм үсеш перспективалары».