Экскурсия

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучылары 18 май көнне Мөслимдә экскурсиядә булдылар. Алар, иң беренче эш итеп, редакциягә керделәр. Редакция хезмәткәрләренең газетаны ничек әзерләүләрен күзәттеләр, һәркайсыбызның өйендә яратып укыла торган газетаның ничек эшләнүен күрү укучылар өчен бик кызыклы булды. Радио, телевидение эшчәнлеген дә балалар квызыксынып күзәттеләр. Аннары укучылар Үзәк китапханәгә керделәр. Монда балалар китапханәче апаларының  монда булган китаплар турында, аларның кулланылышы, сакланылышы турында сөйләвен тыңладылар. Бөек Петр I нең тормышы, эшчәнлеге турында булган чыгышны да зур кызыксыну белән тыңладылыр. “Начар гадәтләр” исеме астында үткәрелгән чарада укучылар күп кирәкле мәгълүмәт алдылар. Экскусия Пушкин паркында тәмамланды. Бу экскурсия балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International