Кичә Мөслим сәнгать мәктәбе янәдән кунаклар кабул итте

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Мөслим сәнгать мәктәбе янәдән кунаклар кабул итте. Районда узучы Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе делегациясе мәктәбебез эшчәнлеге, укучыларыбызның иҗаты, яңарган бинадагы уңайлыклар белән якыннан танышты. Килгән кунаклар иң элек сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова җитәкчелегендә мәктәп янәшесендә урнашкан “Курай” паркында булып, рәсем сәнгате бүлеге укучыларның плэнер дәресләрен карадылар. Соңыннан конференция делегатларына сәнгать мәктәбендә эшләп килүче курайчылар, баянчылар, "Гүзәл кызлар" вокаль ансамбльләре, фортепиано бүлеге укучылары hәм укытучыларының чыгышлары hәм рәсем сәнгате бүлеге укчылары иҗат иткән эшләрдән күргәзмә тәкъдим ителде. Кунаклар мәктәп турында бары тик яхшы тәэсирләр белән уртаклашып, үзләренә дә кунакка чакырып киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International