Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясе.

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Конференция ике этапта үтәчәк. Беренче этап Мөслим район үзәгендә 19-20 май көннәрендә уза.

Фәнни форум Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,  2021нче елда Бөтенроссия авыл Сабан туен, IV Төбәкара Ык буе Сабан туен һәм Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим авылының 300-еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек кысаларында уздырыла.

Районыбыз Казан, Йошкар-Ола, Ижау, Кемерово, Омск, Уфа, Оренбург, Самара һәм Россия Федерациясенең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән катнашучылар һәм кунаклар кабул итә.

19 май көнне Мөслим район үзәгенең истәлекле урыннары буйлап Экскурсия үтте. Мөслим туган якны өйрәнү музеенда, Әдәби музейда, «Кояшлык» паркында һәм Ык елгасы яр буенда булу, Бөтенроссия авыл Сабантуе-2021 мәйданчыгы белән танышу кунаклар күңелендә онытылмас кичерешләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International