"Китап безнең дустыбыз” китап күргәзмәсе.

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Баек авыл китапханәсендә "Китап безнең дустыбыз"дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Балалар үзләренең яраткан китапларын,әкиятләрен искә төшерделәр һәм алар турында сөйләделәр. Китапханәче балаларга китапка сакчыл карарга һәм дуслашырга кирәклеген искә төшерде, беренче сыйныф укучылары арасында иң яраткан китапларны кычкырып уку үткәрде. Максат: балачактан ук балаларны китап укуга тарту. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International