Югары Табын авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Үткән көннәрнең тере хәтере" дигән квест-уен оештырылды. Укучылар, 7 тукталыш ясап, герой-шәһәрләр, герой пионерлар, сугыш чорында иҗат ителгән җырлар, сугыш афәтен тасвирлаган әсәрләр, һәйкәлләр турында белемнәрен сынадылар һәм ныгыттылар. Өчпочмаклы хатлар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Чарада балаларга тыныч тормышның кадере аңлатылды, патриотик тәрбия бирелде.