18 май – Халыкара музейлар көне

2021 елның 18 мае, сишәмбе

1966 елда Мөслим урта мәктәбенең тарих укытучысы РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучысы Галиева Нурдидә Гали кызы тарафыннан, мәктәп директоры Иванов В.А., укытучылар Фатхуллин М. Г., Хаков Ф.Г. ярдәмнәре белән мәктәп музее оештырыла. Тиз арада 2000 артык экспонат туплана, бүлмәләр җиһазландырыла. 
1989 елда Мөслим районы башкарма комитеты район үзәгендә төбәкне өйрәнү музее ачу турында карар чыгара. Бу җаваплы эшкә язучы, тәнкыйтьче Наис Гамбәр алына, бизәү эшләрен үзешчән рәссам Райхан Хантимеровка тапшыралар. 1990 нчы елда "Мөслим туган як музее" ачыла.
1992 елда исе Мөслим урта мәктәбендә тупланган 3500 экспонат район музеена тапшырыла. Музей озак еллар дәвамында экспонатларны туплаучы һәм саклаучы вазыйфаларын Фәттахова Халисә Фәрхетдин кызы һәм Лардутина Рәисә
Фоат кызы башкара. Аларнын тынгысыз хезмәте белән
экспонатлар саны елдан - ел арта. 2014 елда яңа музей өчен элеккеге сәнгать мәктәбе бинасына 10 млн сумга реконструкция үткәрелә. 2014 нче елның июленда музейга
директор итеп югары категорияле тарих укытучысы Яббарова Синара Ягъфәр кызы билгеләнә. 4  сентябрьдә, капиталь ремонттан сон, "Мөслим туган як музее" ишекләрен ача.
2015 нче елда Татарстан республикасының милли музее хезмәткәрләре ярдәме белән эчке экспозиция заллары эшлэнэ. Музей эшчәнлеген замана таләпләренә туры китереп оештыручы яшь кадрлар: фәнни хезмәткәр Тимкин Равил Илдар улы, экспонатларны туплаучы Закиева Йолдыз Камил кызы, кече фәни хезмәткәр
Мирхаҗиянова Венера Мөнәвир кызы эшкә кабул ителә. 2019 нчы елдан музейны Бадертдинова Нәзилә Наил кызы житәкли.
"Мөслим туган якны өйрәнү музее" бүгенге көндә үзенең фондында 10 меңгә якын экспонатны саклый. "Табигать һәм борынгы тарих", ике өлештән торган "Этнография", "Совет чоры", "Бүгенге Мөслим" hәм ике күргәзмә залары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International