Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары чыгарылыш имтиханнары тапшыра

2021 елның 15 мае, шимбә
Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары чыгарылыш имтиханнары тапшыра. Музыкаль бүлекләрдә белем алучы 40ка якын бала сольфеджио һәм музыка әдәбияты фәннәре буенча 11 һәм 14 май көннәрендә имтихан биремнәрен эшләде. Исегезгә төшерәбез, сәнгать мәктәбе, районда булган башка өстәмә белем бирү учреждениеләреннән аермалы буларак, мәктәпне тәмамлау турында таныклык бирә. Әлеге укучыларыбыз да чыгарылыш сынауларын уңышлы тәмамлаган очракта өстәмә башлангыч музыкаль белем алды дигән документлы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International