Фотокүргәзмә ачылу тантанасы

2021 елның 15 мае, шимбә

"Мөслим туган якны өйрәнү музее"ның күргәзмәләр залында Мөслим авылында туып-үскән Флүн Вилдановның фотокүргәзмәсе ачылды. Фотограф-стоматолог әлеге күргәзмәне әтисе Фәссах Вилданов истәлегенә багышлады.
Күргәзмәдә Мөслим районының матур күренешләре төшерелгән фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Сәламләү сүзе белән "Мөслим туган якны өйрәнү музее" директоры Н.Н. Бәдертдинова чыгыш ясады. Шулай ук ачылышта Мөслим муниципаль районы башлыгы Р. Х. Муллин, драматург, Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ф. М. Садриев; шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, А. Алиш һәм С. Сөләйманова премияләре лауреаты, мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Мөслим районының Мактаулы гражданины М. З. Әхмәтҗанов чыгыш ясады; фотографның өлкән абыйсы-Рәшит Фәссахович, Флюн Вилдановның укытучысы ЙосыповМ.Ш.;  Низамова Р.Н. хатирәләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International