Бүген Кояшлы Ык яр буенда "ОДС РТ" компаниясе тарафыннан Ык елгасы төбен тикшерү һәм чистарту буенча водолаз эшләре үткәрелде. Димәк,тиздән су коену сезоны ачылачак. Шуңа күрә су коену костюмнарын әзерли һәм балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата башларга вакыт. Тәннәрне көйдереп алырлык челләдә су коенып алсаң, аннан да рәхәте юктыр ул.