Кадерле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 76 ел тулу уңаеннан Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән чын йөрәктән котлыйм!
Совет гаскәрләре дәһшәтле, канкойгыч сугышта дошманны тулысынча тар-мар итте һәм 1945 елның 9 мае тарихка Бөек Җиңү көне буларак кереп калды.
Җиңү гаять зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Шуңа күрә дә Җиңү көне безнең өчен иң якты, иң изге һәм иң кадерле бәйрәм.
Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәде.
Улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Бу авыр елларда безнең районнан да сигез меңнән артык кеше сугышка алынып, аларның биш меңнән артыгы яу кырында ятып калды, хәбәрсез югалды. Тылда булганнар да , үз-үзләрен аямыйча, икмәкнең соңгы валчыгына кадәр фронтка озату өчен тырыштылар.
Хөрмәтле ветераннар!
Фронта һәм тылда сыгылмас рух, нык ихтыяр көче белән үз-үзегезне аямыйча көрәшүегез, фидакарь хезмәтегез халык күңелендә мәңге сакланыр. Сез Ватанга тугрылык, батырлык, кыюлык үрнәге булып торасыз.
Җиңүнең нинди бәягә төшкәнен без һичкайчан онытмабыз.
Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, актив тормыш рәвешегез өчен сезнең алдыгызда баш иябез һәм чиксез рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Бөек Ватан сугышы фаҗигасе безгә хәзерге заманда килеп туган куркыныч хәлләр белән көрәштә бердәм һәм бергә булырга кирәклекне аңлатып тора.