Бүген районыбызның табиб – акушер – гинекологлары Люция Идрисова һәм Айгөл Нассер үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Бүген районыбызның табиб – акушер – гинекологлары Люция Идрисова һәм Айгөл Нассер үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бу вазыйфада эшләүче һәм аңа үз гомерен багышлаган кешеләр барыбыз өчен иң мөһим мизгел – бала туу өчен җаваплы.

Табибның төп функцияләре пациентларны кабул итү һәм бала табуны алып бару, йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү һәм аларны бала табуга әзерләү. Нәкъ менә шушы һөнәр ияләренә ана һәм баланың физик сәламәтлеге генә түгел, ә бәлки кешелекнең киләчәк буынының психологик сәламәтлеге дә бәйле.

Гинекологлар хатын-кызлар сәламәтлеген йөклелек һәм бала табу чорында гына түгел, башка чорларда да контрольдә тота.

Акушер-гинекологлар һәм бу һөнәргә бәйле хезмәткәрләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез.

Эш дәверендә бик зур юл узып, бәһасез тәҗрибә тупладыгыз. Сез үз белемнәрегезне һәм осталыгыгызны сезнең ярдәм кирәк булган пациентларга һәм коллегаларыгызга бирәсез.

Сезнең хезмәтегез һәм табиб бурычына тугрылыгыгыз иң яхшы сүзләргә һәм югары бәягә лаек. Сабырлык һәм сизгерлек күрсәтеп, белем һәм күңелнең бер өлешен биреп, сез пациентларга авырлыкларны җиңәргә һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итәсез!

Сезгә сәламәтлек, уңышлы эш, тотрыклылык, гаилә бәхете телибез! Рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International