Михайловка урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды

2021 елның 1 мае, шимбә

Михайловка урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш башында укучылар концерт номерлары һәм театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Аннары көн тәртибе буенча мәсьәләләр каралды. Ата-аналар өчен Мөслим районы аграр көллияте директоры Миргалимов И.д. чыгыш ясады. Мәктәп директоры Исламова Э.Р. өченче чиреккә нәтиҗә ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Л. Ф. ГДИ һәм БДИда үзгәрешләр турында сөйләде. Ата-аналар һәм укытучылар Хэррэт Каюмовның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия барлыкка килүнең чишмә башы, үз иленең гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу турында сөйләде. Гомумән алганда, ата-аналар җыелышы нәтиҗәле узды, ә ата-аналар актив катнашучылар һәм әңгәмәдәшләр булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International