Кичә 30 апрель көнне сәнгать мәктәбебенең еллык отчет концерты булып узды. Ел әйләнәсе яхшы унышларга ирешкән нәни музыкантлар, моңлы тавышлы җырчы балаларыбыз, бию сәнгатен үз итүчеләр - барысы бер сәхнәдә чыгыш ясап, мөслимлеләр тарафыннан зур алкышларга күмелделәр. Тамашаны карарга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов та килгән иде. Кунакларны рәсем сәнгате бүлеге үзенең традицион күргәзмәсе белән каршы алды.