30 апрель көнне Җиңү көне алдыннан "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Игелек уят " отряды волонтерлары белән берлектә "Беркем дә онытылмады - бер нәрсә дә онытылмады!» акциясен уткәрделәр. Акция кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар, тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәренең ташландык каберләрен эзләү һәм җыештыру оештырылды. Акция кысаларында каберләр һәм алар янәшәсендәге территория коры ботаклардан һәм чүп-чардан чистартылды. Эшләр күп булды, әмма без бурычны уңышлы үтәдек. Берничә сәгать эчендә генә 30дан артык каберне тәртипкә китергдек, георгий тасмалары эленде.