2021 елның 28 апрелендә Яңа Усы авылы умартасында «Рапс чәчүлекләрен агулы химикатлар белән эшкәртүдә технологияләрне үтәү» темасына район умартачылары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. 2021 елда район буенча 15 мең га рапс чәчеләчәк.
«Август-Мөслим» хужалыгы җитәкчесе умартачыларга рапс чәчүлекләрен эшкәртү кирәклеге һәм эшкәртү технологияләренең катгый үтәлүе турында сөйләде.
Киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм умартачылар чыгыш ясады.