"Тел-милләтләр байлыгы". Татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе
"Тел-милләтләр байлыгы". Татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә. Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре. Шулар арасында үзебезнең туган телебез - татар теле дә бар. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үз бер тылсымлы дөнья. Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре генә түгел, татар милләтен күтәрүче, татар милләтенең миллилеген исбат итеп иҗат итүче, көрәшүче шагыйрь. Без 26 апрель көнне татар халкының йөзек кашы булган Габдулла Тукайның туган көненә багышлап "Тел-милләтләр байлыгы" дигән шигырь укучылар бәйгесе үткәрдек. Мөслим сәнгать мәктәбе шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы нәфис сүз осталарын бу көнне барысын бергә туплады. Тукай шигырьләре төрле телдә янгырады. Укучыларыбызның сәнгатьле итеп шигырь укулары күнелләргә үтеп керде. Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан, аның шигырьләрен, иҗатын кабат искә төшерү, аларны яшь буынга җиткерү зур тәрбияви мәгънәгә ия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International