“Иҗатымда – тормыш яме, тормыш гаме”

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

28 нче апрель көнне Мөслим лицее базасында Татарстанның халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Фоат Садриевның 80 яшьлек юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан “Иҗатымда – тормыш яме, тормыш гаме” дип исемләнгән чара үтте. Әлеге чарада Татарстан язучылар союзыннан бер төркем язучылар, Мөслим, Сарман,  Актаныш, Минзәлә районы туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр, мәктәп укучылары катнашты. Килгән кунаклар Фоат Садриевның иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Чара барышында язучының әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерелде, фәнни-эзләнү эшләре презентацияләре, иҗат итүче балаларның чыгышлары тәкьдим ителде. “Гаилә. Мәктәп. Шәхес. Тел” темасына “Түгәрәк өстәл” артында язучылар белән җанлы әңгәмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International