Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан рәсем сәнгате бүлеге укучыларының кул эшләре күргәзмәсе булып узды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан рәсем сәнгате бүлеге укучыларының кул эшләре күргәзмәсе булып узды. Ул балаларны һәм яшүсмерләрне бөек шагыйрь иҗаты белән таныштыру максатыннан оештырылды. Балаларның эшләре коры йон техникасы белән эшләнгән иде. Кул эшләрендә балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм Тукайның иҗади эшләренә мәхәббәтләрен белдерделәр. Күргәзмәдә 20 укучы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International