Үзәк балалар китапханәсендә ел саен үткәрелә торган социаль-мәдәни акция кысаларында «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән Библиотөн узды. Әлеге чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 135 ел тулуга багышланды. Чарада балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук балалар өчен «Кәҗә белән Сарык» әкияте сәхнәләштерелде, "Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап" дигән викторина да үткәрелде. Чарада балалар бик теләп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында балалар бөек татар шагыйре шигырьләрен сөйләделәр. Чара татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.