Тат. Бүләр авыл китапханәчесе “ У войны не женское лицо...” проектын тормышка ашыру максатыннан чыгып 4 сыйныф укучылары белән “ Сугыш-хатын-кыз өчен түгел” дип аталган әңгәмә уздырды. Китапханәче укучыларга хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрүләрен, авылыбызда яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында сөйләде.