27 апрель көнне “Мөслим туган як музее”нда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында 14 яше тулган яшь гражданнарга һәм Мөслим районында яшәүче әрмән һәм үзбәк диаспоралары вәкилләренә “Мин-гражданин Россия!” паспортларын тапшыру тантанасы булды. Паспортны Мөслим муниципаль районының иҗтимагый советы рәисе, Мөслим районында Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Солтанов Рушат Җәүдәт улы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Мөхәммәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы тапшырды. Котлау сүзе белән паспорт-виза бүлеге җитәкчесе Маракина Р.И. паспорт алучы яшьләрне тәбрикләде. ЗАГС бүлеге начальнигы Магалимова Я.Ш., һәм Үзәк китапханә директоры А.М.Мадьярова котлау сүзләре җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Мөслим туган як музее” директоры Бадертдинова Н.Н. балаларны һәм кунакларны паспорт алу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, паспорт алу – яшьләр тормышында беренче җитди адым, дип ассызлыклады. Бирелгән документка сакчыл карауларын, РФ гражданины исемен лаеклы рәвештә йөртүләрен, яхшы укуларын, белем алуларын теләде.
Чараны Солтанов Булат Рушат улы, Хаҗиева Ләйсән, Никосян Наира үз чыгышлары белән бәйрәмнек тагында бизәделәр. Без тантаналы чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.