“Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчә Тукай сүзе, Тукай моңнары”

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

26 нчы апрель көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бар табигать җәйгә ашкынган матур бер мизгелдә,  Мөслимебезнең Тукай скверында Габдулла Тукайның тууына 135 еллыгына багышланган “Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчә Тукай сүзе, Тукай моңнары” исемле шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәмгә Мөслим халкы, ветеран укытучылар, язучылар килде. Мөслим районының барлык мәктәпләреннән килгән укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, дәртле биюләр, җырлар яңгырады.  Мөслимебезнең иҗат әһелләре  язучылар Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Рафис Хабибуллин үзләренең Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыдылар.  Мөслимебездә Тукай рухы хөкем сөрде, халкыбыз шигъри хәтерен барлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International