Бүген, “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре Г.Тукайның 135 ел тууы уңаеннан, “Без Тукай шәкертләре” исеме астында Квест уен үткәрделәр. Әлеге чарада Мөслим мәктәпләреннән 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар барлык станцияләрдәге биремнәрне үтәделәр. Музейда йомгак ясаганнан соң, Мөслим Г.Тукай исемендәге укучылар 1 урын, лицей укучылары -2 урында, Мөслим гимназиясе – 3 урында калды.