2021 елның 23-24 апрелендә безнең спорт мәктәбенең яшь кул көрәшчеләре Яр Чаллы шәһәренең Республика турнирында көч сынашты. Турнир Россиянең күп тапкырлар Россия, Европа һәм Дөнья призеры-Сорокин Юрий Викторович истәлегенә багышланган иде.
Көрәш «Витязь» спорт мәктәбендә Юрий Викторовичның туган залында узды, анда күп кенә чемпионнар үсеп чыкты.
Ярышларда Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Мөслим, Удмуртия, Кукмара, Казан һ. б. командалары, 150дән артык яшь спортчы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын:
- Зиннуров Илдар 40 кг;
- Гайнуллин Ислам 55 кг;
2 урын:
- Бариева Илина 55 кг .
3 урын:
- Хәсәнов Рамазан 55 кг;
- Бариев Илһам 60 кг. га кадәр;
- Ханов Ислам 70 кг. га кадәр;
- Әһлиев Илдан 80 кг. га кадәр
Тренер: Бариев Ларис Хамбалович.
Балаларны тагын бер кат Яр Чаллы шәһәре Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә җиңүләр һәм имгәнүләр азрак булуын телибез!