2021 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Мәгарифтә остазлык: заманча практика» темасы буенча республика практикага юнәлешле семинар (вебинар) узды. Әлеге семинар РАО «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын челтәр хезмәттәшлеге нигезендә оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» ДБҺБУ чаралары планы нигезендә үткәрелде