Мөслим муниципаль район Советының чираттагы сессия утырышы

2021 елның 23 апреле, җомга

Мөслим муниципаль район Советының чираттагы сессия утырышы узды. Сессияне район башлыгы Рамил Муллин алып барды.

Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде.

  1. Мөслим муниципаль районы Советының  2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 19 номерлы «Мөслим муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында.
  2. Мөслим муниципаль районының 2020 елга бюджет үтәлеше турындагы хисапны раслау турында.
  3. Мөслим муниципаль район Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән 126 номерлы "Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында" карарына үзгәрешләр кертү турында.
  4. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
  5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 25 декабрендә кабул ителгән 19 нчы «Мөслим муниципаль районы Советының "Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты органнарын – муниципаль учреждениеләрне оештыру турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында ".
  6. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
  7. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының 2014 елның 31 мартындагы 189 номерлы «Мөслим муниципаль районында реклама конструкцияләрен урнаштыру тәртибе турында»  карарына үзгәреш кертү турындагы 2021 елның 17 февралендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының 26 номерлы карарын гамәлдән чыгару турында».

Сессия ахырында җирле үзидарə көне уңаеннан, озак еллар нəтиҗəле хезмəтлəре өчен, муниципаль хезмəткəрлəр район башлыгының бүлəклəренə лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International