Бүген, 22 апрель, көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә район мәктәпләренең укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары сәнгать мәктәбендә кунакта булдылар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген, 22 апрель, көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә район мәктәпләренең укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары сәнгать мәктәбендә кунакта булдылар. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова кунакларны бүлекләр эшчәнлеге һәм балаларның иҗаты белән таныштырды. Укытучыларыбыз Гөлназ Йосыпова, Эльмира Галиева, Булат Солтанов үз белгечлекләре буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм сертификат алдылар. Сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International