Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы “Курай” паркына өмәгә чыкты

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе
Бүген 21 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы өмәгә чыкты. Укытучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп территориясен корыган үләннәрдән, чүптән арындырды. Шулай ук мәктәп янындагы “Курай” паркы да тәртипкә китерелде. Паркта булган агач төпләре, куак аслары кипкән яфраклардан чистартылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International