Зурлар төркеме "Конструктор үз кулларың белән" дигән уен уйнадылар. Моның өчен алар пластилиннан ясалган шарларны зубочисткаларның баш-башларына беркеттеләр. Шул таякчыклардан төрле геометрик фигуралар, шулай ук пирамидалар, йортлар ясадылар. Бу уен балаларның фантазиясен баета һәм фикерләү сәләтен үстерә.