Лицейда «Мин-милләтемнең горурлыгы” исемле флешмоб- акция узды. Әлеге флешмобка татарлыгы белән горурланучы яисә башка милләттән булып та татар милләтен хөрмәт итүче һәркем кушылды. Акция милли киемнәребездә халыкның гасырлар буена тупланган акылы, тәҗрибәсе, тарихы чагылыш табуы хакында искә төшерде. Татарларның милли киеменең бер өлеше булган калфак һәм түбәтәй кигән кыз-егетләр матур, затлы, инсафлы, алар- милләтебезнең горурлыгы!