Психология атналыгы кысаларында мәктәптә«Яхшы сүзләр агачы» акциясе үткәрелде Психолог Гәрәева Г.Г. балаларга агымдагы атнада кылган изге гамәлләрне искә төшерергә һәм аларны алма һәм яфраклар рәвешендәге шаблоннарга язарга тәкъдим итте. Бу алма һәм яфракларны укучылар Игелек агачына беркеттеләр. Балалар бик теләп акциядә катнаштылар. Яхшы эшләр күп җыелган: кемдер йортсыз мәчене дәвалаган, кемдер өлкән яшьтәге ханымны юл аша күчергән, кемдер әнисенә тырышып өй җыештырырга булышкан ... Акциядә барлыгы 51 укучы катнашты. Балаларыбызның ни дәрәҗәдә ихлас булуын вакыт күрсәтер, әмма безнең дөньяда игелекле кешеләр чит язмышка битарафларныкыннан күбрәк булыр дип ышанасы килә