16 нчы апрель көнне Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге "Урсал тау" Бөтенрәсәй фестиваль-конкурсының җиңүче лауреатлары гала концерты узды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе
16 нчы апрель көнне Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге "Урсал тау" Бөтенрәсәй фестиваль-конкурсының җиңүче лауреатлары гала концерты узды. Анда Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфында белем алучы Гөлназ Моряковна укучысы Нияз Мирзаянов Рәис Нәгыймов көенә язылган легендар "Урсал тау" җырын башкарып концертны тәмамлады. Рәхмәт бик зур профессионал концертмейстерыбызга Ниязның әтисе-Айдар абыйга. Шушы матур классик та, заманча да чын профессиональ музыкаль концертны оештыручы Әлмәт шәһәренең Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче санлы музыка мәктәбенә чисксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм шушы ук мәктәпнең баян укытучысына Ленар Мусинга - Рәис Нәгыймовның укучысына безгә кушылып уйнап тагын да җырны ямьләндергән өчен. Быел Рәис Нәгыймовка да 75 яшь тулган булыр иде... Якты истәлек...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International