Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр итә

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-06-07 телефоны буенча башкарылачак.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International