Зурлар төркемдә "Күгәрек белән танышу" темасына танып - белү проекты булып узды. Проект барышында балалар күгәрек гөмбәләренең төрлелеге белән таныштылар, гөмбәләрнең төзелеше турында белемнәрен ныгыттылар һәм гөмбәләр үстерү шартлары белән таныштылар. Шулай ук балалар зарарлы һәм файдалы күгәрекләр арасындагы аерманы да белделәр.