Баек авыл җирлеге территориясендә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм күзәтүчесезлеген кисәтү системасы органнары һәм учреждениеләре белгечләре тарафыннан авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр буенча ведомствоара рейд үткәрелде. Рейдта мәгариф идарәсе психологы, социаль яклау комитетының опека бүлеге белгечләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы катнашты.