15 нче апрель көнне Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында А.Р.Фәрхетдинов калфак ясау технологиясе буенча ачык дәрес күрсәтте. Шулай ук районның технология укытучылары дәресләрдә компьютер графикасын куллану, дәрестән тыш эшчәнлек төрләре буенча фикер алыштылар.