Балалар шагыйре, А.Алиш, С. Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары үзәк китапханәдә узган бик матур чара шаһитләре булдылар. Алеся Латыпова һәм Рунар Шәяхмәтов сыйныфы укучылары балалар шагыйре, А.Алиш, С. Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗановның иҗаты, шөгыльләре белән якыннан танышты. Укучыларыбыз бигрәк тә Мөҗәһит абыйның оста итеп төрле уен коралларында уйнавын ошаттылар. Үз чиратында сәнгать мәктәбе кунаклары үз осталыкларын да күрсәтте. Сәрвиназ Галимова, Мәрьям Кашапова, Зөхрә Мөхәммәтҗанова, Кадрия Сәлимовалар – фортепианода, Әмин Гәрәев курайда уйнап күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International