Нәүрүз бәйрәме

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылау,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер – берсенә кунакка йөриләр, бер берсенә булган үпкәләрен  оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар .  Шундый бәйрәмнәрнең  берсе Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылды. Бәйрәмдә  районның  туган тел һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп коллективы катнашты. Җирле рәссам Нуриев Мәхмүт Максут улы картиналары белән, Салихова Гөлфинур Зәбир кызы бәйләнгән кул эшләре  белән бәйрәмне бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International