Нәүрүз – язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.
Шундый бәйрәмнәрнең берсе “Аулак өй” проекты кысаларында Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылды. Бәйрәмдә районның туган теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп коллективы катнашты. Җирле рәссам Мәхмүт Нуриев картиналары белән, Гөлфинур Салихова бәйләнгән кул эшләре белән бәйрәмне бизәделәр.