9 апрельдә 2012-2008 елгы 17 спортчы составындагы егетләр җыелма командасы Яңа Чишмә авылында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган йөзү буенча ачык турнирда катнашты.
2007-2008 елгы егетләр арасында ирекле стиль белән 50 м га йѳзүдә Шәфигуллин Динар 3 урынны яулады (тренеры Хәбибуллин Ф. Ф.);
2009-2010 елгы малайлар арасында 50 м га ирекле стиль белән йөзүдә Нурислам 2 урын, 50 м га баттерфляй белән йөзүдә 3 урын яулады (тренеры Хәбибуллин Ф. ф.);
2011-2012 елгы малайлар арасында ирекле стиль белән 50 м дистанциягә йөзү
1 урын-Галимҗанов Айзат (тренеры Латипов А. З.),
2 урын Фәсхиев Вилдан (тренеры Хәбибуллин Ф. Ф.),
3 урын Шәмсивалиев Шамил (тренеры Латипов А. З.),
шул ук яшь категориясе 50 м га аркада йөзү буенча Гатиатуллин Булат 1 урынны яулады (тренеры Хәбибуллин Ф.Ф.).
Егетләр арасында 4х50м га ирекле стиль белән йөзүдә Мотыйгуллин Н., Шәфигуллина Д., Шәяхмәтова Р., Фатихова А. 1 урынны яулады.
Ярышларда җиңү белән котлыйбыз һәм барлык көндәшләрен узып, барлык киртәләрне дә җиңеп, һәрвакыт кыю һәм горур рәвештә алга баруыбызны телибез.