Язгы һава торышы үзгәрүгә карамастан, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Стартны «Август-Мөслим» хужалыгы бирде. Шулай ук уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга «Туган як» һәм «Намус» хужалыклары да керештеләр. Хуҗалык складларында орлыкларны инкрустацияләү эше дәвам итә.