2021 елның 11 апрелендә безнең спорт мәктәбе спортчылары кул көрәше буенча Түбән Каманың ачык беренчелегендә катнаштылар.
Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Балтач, Әлмәт, Кукмара һәм Мөслим шәһәрләреннән командалар катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 2004-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
50 кг Гайнуллин Ислам-1 урын.
60 кг Сөләйманов Ранис-2 урын.
50 кг Бариева Илина-2 урын.
65 кг Корбиев Айдар-2 урын.
75 кг Әглиев Илдан-3 урын.
65 кг Бариев Илһам-3 урын
55 кг Каюмов Әмир-3 урын.
50 кг Хәсәнов Рамазан-3 урын.
Шулай ук Ильясов Рамил, Хәйруллин Раян, Садриев Айнур, Ханов Ислам, Хәбибуллин Данияр матур көрәш күрсәттеләр. Тренер: Ларис Бариев.