Укучыларның, мәгариф хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, массакүләм спорт төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, барлык җәмәгатьчелекне төрле спорт төрләре белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, 7 нче апрель -“Бөтендөнья сәламәтлек көне” көне итеп игълан ителде. Әлеге чара 1947 нче елдан бирле билгеләп үтелә.
7 нче апрель көнне барлык мәгариф оешмаларында сәгать 9.00 да һәрбер хезмәткәр, бала физкультминутка басты. Кемдер төрле кызыклы уеннар, күңелле тәнәфесләр оештырды, кемдер физкультура ясады, кемнәрдер медицина хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрде, көн дәвамында шифалы үләннәрдән ясалган чәй эчүләр булдырылды.