Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Лениногорск шәһәренең 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Илһам канатында» төбәкара яшь язучылар бәйгесе узды. Әлеге чара Лениногорск шәһәре мәгариф идарәсе, “Чишмә” иҗат берләшмәсе катнашында үткәрелде. Бәйге патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое М.Җәлилнең тууына 115 ел, бөек классигыбыз Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Әлеге бәйгедә Мөслим лицееның 6 нчы сыйныф укучысы Шәйгәрданова Әлфинә 3 нче урынга лаек булды һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде.