Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мәктәптә "Космонавтика көне" кысаларында “Галәм турында хыяллар” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты – балаларның игътибарын космос белән кызыксынуга юнәлдерү иде. Балалар бик теләп космик корабльләрне, очу җайланмаларын сурәтләделәр һәм космик сәяхәткә киттеләр. Бәйгедә 1- 8 класс укучылары катнашты.